Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Путин Яшел Үзәндә сыекландырылган табигый газ өчен компрессорлар җитештерү заводын ачты

Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Яшел Үзәндә илдәге беренче сыекландырылган табигый газ өчен компрессор агрегатларын җитештерү һәм сынау комплексын ачуда катнашты.

«Предприятиенең хезмәт коллективын котлыйм һәм барыгызга да уңышлар, нәтиҗәле эшләр телим. Россиядә мондый предприятиеләр юк. Бу уникаль комплекс — Россиянең технологик суверенитетын ныгыту юлындагы бер адым», — дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Ул Татарстанның технологик үсеш өлкәсендә лидерларның берсе булуын һәм мондый уникаль җитештерүнең нәкъ менә Татарстанда барлыкка килүенең символик мәгънәгә ия булуын ассызыклады.

«Безнең дәүләт өчен мондый җитештерү барлыкка килү бик мөһим. Бигрәк тә сыекландырылган табигый газ кебек зур конкуренцияле өлкәдә. Мондый җитештерүләр безгә бик кирәк», — дип өстәде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

«Бу — дөньядагы компрессор җайланмаларын җыю һәм сынау өчен иң зур комплексларның берсе. Аның куәте 130 мең мегаваттка якын. Балтыйк сыекландырылган табигый газы өчен беренче агрегат тулысынча проектлаштырылган һәм сынауларга әзер. Киләчәктә Мурманск өчен дә җайланма җитештерү планлаштырыла. Элек мондый технология бары тик АКШ һәм Япониядә генә бар иде», — дип ассызыклады «Группа ГМС» ҖЧҖ генераль директоры Артем Молчанов.

Комплекс илнең сыекландырылган табигый газ проектларын компрессорлар белән тәэмин итә алачак. Ул югары куәтле зур габаритлы компрессор җиһазларын җитештерү өчен барлык кирәкле шартлар һәм җайланмалар белән җиһазландырылган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев