Район Сабан туенда райондашларыбызга дәүләт бүләкләре дә тапшырдылар
Котлыйбыз!
Һәр елдагыча Сабантуй тантанасында хезмәт алдынгыларын зурлап билгеләп үттеләр.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы Әтнә районындагы клиентлар белән эшләү хезмәте (бүлек хокукында) җитәкчесе Галиев Зөлфәт Фирдәвес улы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының “Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет учреждениесенең математика укытучысы Шәрәфиева Гөлсинә Тәлгать кызына “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.
Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен “Әтнә район мәдәният йорты” муниципаль бюджет учреждениесе филиалы – Рәфкать Бикчәнтәев исемендәге Түбән Бәрәскә авыл мәдәният йорты директоры Корбанова Зөлфия Әхәт кызына “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Фәйзи Галиев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы сыер савучысы Шадалиева Фәридә Тәлгать кызына “Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исем бирелде.
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мәңгәр авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы тракторчы-машинисты Хәбибуллин Илнур Илсур улына “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен “Әтнә торак коммуналь хуҗалыгы” муниципаль унитар предприятиесе инженеры Фазлыев Рәфис Рафаил улына Татарстан Республикасы Рәисенең «Рәхмәте» белдерелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының юл тармагы үсешенә зур өлеш кертүе өчен “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалының “Әтнә” юл төзекләндерү-төзелеш участогы башлыгы Гәләүтдинов Рамил Рәдил улына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «Рәхмәте» белдерелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районының Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Филатова Фәридә Фаяз кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнде.
***
Шулай ук намуслы хезмәте, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен “Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” дәүләт казна учреждениесенең Әтнә районы буенча бүлегенең әйдәүче инспекторы Галиева Гөлнара Равил кызына “Татарстан Республиксының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев