Россиядә кием-салымны чүп-чар бакларына ташлауны тыярга мөмкиннәр
Хәбәрләр

Россиядә кием-салымны чүп-чар бакларына ташлауны тыярга мөмкиннәр

Россия экология операторы РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы белән берлектә кием-салымны гадәти чүп-чар бакларына ташлауны тыярга тәкъдим итә.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Известия» газетасына сылтама белән яза.

«Хәзерге вакытта өс һәм аяк киемнәре полигоннарга озатыла, аларны гомуми чүп-чар өеменнән аерып алып эшкәртүе мөмкин түгел», - дип аңлата оператор.

Шунлыктан Россия экология операторы өс һәм аяк киемнәре сатыла торган сәүдә челтәрләрендә махсус контейнерлар урнаштырырга тәкъдим итә. Моннан тыш, оператор бүләкләү системасына басым ясый: кием-салымны махсус бокска тапшырган кешеләргә теге яки бу кибеттә ташлама биреләчәк.

Әмма «Икенче сулыш» хәйрия фондына нигез салучы Дарья Алексеева газетага белдергәнчә, мондый контейнерлар урнаштыру – айсбергның түбәсе генә. Россиядә ел ике миллион тоннага якын текстиль калдыклары хасил була, шуның ун проценты эшкәртүне таләп итә. Аның сүзләренчә, төп бурыч – сортларга аеру, яңадан бүлү һәм кием-салым калдыкларын эшкәртү буенча тулы бер инфраструктура булдыру.

Чыганак


Нет комментариев