Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Таҗикстанга килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Таҗикстанга килде.

Ул биредә Россия делегациясе составында төбәкара хезмәттәшлек буенча «Россия һәм Таҗикстанның эшлекле һәм инвестицион партнерлыгы» дигән исем астында узачак IX конференциянең пленар утырышында катнаша. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Дүшәнбе аэропортында Миңнехановны Таҗикстан вице-премьеры Сулаймон Зиезода, Таҗикстан сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Шерали Кәбир, Россиянең Таҗикстандагы илчесе Семен Григорьев каршы алды.

Конференциядә катнашудан тыш, Рөстәм Миңнеханов сәнәгать кооперациясе, энергетика, транспорт һәм логистика өлкәсендә хезмәттәшлеккә багышланган берничә очрашу үткәрәчәк, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Россия делегациясен РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкли. Анда Татарстанны министрлык һәм ведомство, республиканың әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре тәкъдим итә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-es-safare-belan-taikstanga-kilde-5867763

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев