Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципалитетларына 40 пассажир автобусы тапшырды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетларына 40 пассажир автобусы тапшырды. Тантана «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.

«Бүген Татарстан федераль программа ярдәмендә 40 автобус алды, аларны районнарга тапшырабыз. Март аена кадәр автопарк тагын 79 автобус белән тулыланачак», - диде республика җитәкчесе.

Миңнеханов Россиядә зур күләмдә юл эшләре башкарылуы, шул исәптән Татарстанда да җитди проектлар гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

«Җәмәгать транспорты эшенә карата шәһәрдә яшәүчеләр гел шелтә белдерә. Автобуслар йә җитми, йә алар тузган. Икенче проблема – кадрлар белән тәэмин итү һәм эшне оештыру», - дип искәртте ул.

ТР Рәисе Россия Президенты Владимир Путинның җәмәгать транспорты белән бәйле мәсьәләне шәхси контролендә тотуын әйтте. Ул юллар төзү һәм автобусларны яңартуда ярдәм күрсәткән өчен ил җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

«Бу автобуслар нәтиҗәле эшләр дип өметләнәбез», - диде Миңнеханов.

Ул шулай ук муниципалитет башлыкларына җәмәгать транспорты эше буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен контрольдә тотарга кушты.

Чарада Россия транспорт министры урынбасары Василий Десятков, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Автобуслар Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Баулы, Лениногорск, Нурлат, Зәй, Минзәлә һәм Бөгелмә районнарына тапшырылды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев