Саклану министрлыгы: Татарстан күгендә самолет тибындагы пилотсыз очкыч юк ителде
Россия Саклану министрлыгында белдерүләренчә, Татарстан күгендә бер пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән.
«Мәскәү вакыты белән 12.20 сәгатьтә һава һөҗүменнән саклану системасы ярдәмендә Татарстан Республикасы территориясендә самолет тибындагы Украина пилотсыз очу аппараты юк ителде», - диелә белдерүдә.
Бүген иртән Татарстан авиация өчен ябылды: башта 7.30 сәгатьтә Казан аэропортында рейсларны кабул итүдән туктадылар, 8.00 сәгатьтә Бигеш аэропортын да яптылар. 10.00 сәгатьтә Казан аэропорты нормаль эш режимына кайтты, ә 11.06 сәгатьтә Түбән Камада да чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Бер сәгатьтән соң, 12.10 сәгатьтә, иминлекне тәэмин итү максатыннан Бигеш аэропортын яңадан ябарга туры килде.
12.45 сәгатьтә Казан аэропортында, пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы сәбәпле, «Келәм» планы игълан ителде
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/saklanu-ministrlygy-tatarstan-kugenda-samolet-tibyndagy-pilotsyz-ockyc-yuk-itelde-5903622
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев