Саклану министрлыгы Татарстанда өч БПЛА юк ителү турында хәбәр итте
Бу хакта Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
Бүген төнлә Татарстанда өч БПЛА бәреп төшерелгән. Бу хакта Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр. Россия төбәкләрендә төнлә барлыгы 152 Украина пилотсыз очкычы юк ителгән.
Республикада 00:08 сәгатьтән «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә. Өч шәһәрдә – Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәттә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде. Халыкка яшеренү урыннарына төшәргә киңәш ителде. Иртәнге 06:00 сәгать тирәсендә Әлмәттә кисәтү гамәлдән чыгарылды.
ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, бүген иртән Әлмәт районындагы сәнәгать зоналарының берсендә дошман пилотсыз очкычларын юк иткәннән соң янгын чыккан. Хәзер урында янгын сүндерү расчетлары эшли. Якынча мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Район халкына куркыныч янамый.
Алабуга һәм Түбән Камада әлегә кадәр БПЛА һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында рейслар җибәрү һәм кабул итү вакытлыча туктатылды.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/saklanu-ministrlygy-tatarstanda-oc-bpla-yuk-itelu-turynda-xabar-itte-5919638
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев