Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек 5,4 меңгә кимегән
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, шәхси хуҗалыкларда 81 мең баш терлек калган, бер ел эчендә 5,4 мең башка кимегән. Фермерларда сыерлар саны 12 процентка кыскарган.
Шәхси хуҗалыкларда һәм фермерларда мөгезле эре терлек саны кимүе дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, шәхси хуҗалыкларда 81 мең баш терлек калган, бер ел эчендә 5,4 мең башка кимегән. Фермерларда сыерлар саны 12 процентка кыскарган.
Министр әйтүенчә, төп сәбәпләр — эш нәтиҗәлелегенең түбән булуы, ветеринария таләпләренең катлаулануы, шулай ук грантны үзләштереп, биш ел узганнан соң берничә хуҗалыкның ябылуы.
Терлек саны нибары 16 районда гына арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев