Сибгат Хәким музеена Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан 1 курс студентлары экскурсиягә килде.
Шагыйрьнең авылдагы тормышы, сугышчан юлы һәм сугыш чоры иҗаты белән кызыксынган механика бүлеге егетләре бик игътибар белән тыңладылар һәм әңгәмәдә дә бик теләп катнаштылар. 2 нче залдагы экспонатлар, бигрәк тә, һәр егеткә хас булганча, Әсгат Әхмәт улы Сәфәровның МВД системасындагы эшчәнлеге һәм Татарстанда спортны үстерүгә керткән өлешенә багышланган стендлар аларны бик кызыксындырды.
Нет комментариев