Сибгат Хәким музеенда рус шагыйре С. А. Есенинның тууына 130 ел тулу уңаеннан «Отговорила роща золотая...» дип исемләнгән кичә үтте
Шагыйрьнең портретлары, китапларыннан оештырылган күргәзмәсе кичәгә ямь өстәде.
Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомумбелем мәктәбе укучылары өчен музейда рус шагыйре С. А. Есенинның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Отговорила роща золотая..." дип исемләнгән кичә үтте. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирова С. А.ның лирик әдип С. Есенинның тормышы, иҗаты турында эчтәлекле чыгышы, укытучының һәм мәктәп укучыларының шигырьләрен яттан сөйләве, аудиоязмада аның сүзләренә җырлар тыңлау укучылар күңелендә озак сакланыр.
Кичә ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, укытучы Саимә Сабирова аларга тулы һәм аңлаешлы итеп җавап бирде. Кичәдә яңгыраган һәрбер сүз, һәрбер шигырь С.Есенинның тирән мәгънәгә ия иҗатын күрсәтте. Ул – табигатьне, туган җирне яратучы шагыйрь. Аның шигырьләрендәге моң, сагыш, хисләр һәркемнең йөрәгенә үтеп керә алды.
Чара ахырында укытучы Саимә Сабирова С.А.Есенин иҗаты белән кызыксынучыларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында китаплар укырга, аның шигырьләрен өйрәнергә киңәш итте. Шулай ук, ул укучыларны киләчәктә дә әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт белән карарга өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев