Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Шиһабетдин Мәрҗани турындагы «Укытучы» фильмы 80 миллионга төшәчәк

Режиссер Рамил Төхфәтуллинның татар дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани турындагы «Укытучы» фильмының бюджеты хәзерге вакытта 80 млн сум дип бәяләнә.

«40 миллионны Россия Федерациясе бирде. 40 миллионны – Татарстан белән Үзбәкстан. Якынча 80 миллион. Нәкъ менә фильмның тулы бюджетын тутырабыз һәм күпмегә сыешканыбыз аңлашылачак», – дип җавап бирде фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова «Алтын мөнбәр» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.

Фильм Татарстан һәм Үзбәкстан киноучреждениеләре хезмәттәшлеге кысаларында эшләнгән, ә аны җитештерүдә «Мосфильм» киноконцерны базасында «Фильм Фьюжн ПРО» кинокомпаниясе, РФ Мәдәният министрлыгы, Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы кинематография агентлыгы һәм «Татаркино» ТР Дәүләт бюджет учреждениесе катнаша.

Фильмның режиссерлары – Татарстаннан Рамил Төхвәтуллин, Үзбәкстаннан – Илһам Мөхәммәдиброхимов.

 Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев