«Авыл киче» – ул бары тик бәйрәм генә түгел, ә авыл халкының бердәмлеген, рухи якынлыгын арттыручы мөһим чара.
Авылның талантлы кешеләре үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны сөендерде. Гармун моңнары, халык җырлары, матур биюләр кичнең күңеллерәк узуын тәэмин итте. Мондый очрашулар авылның яшәешен җанландыра, киләчәк буыннарга милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калу мөмкинлеген бирә.
Шимбер авылында узган бу "Авыл киче" һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.
Нет комментариев