Социаль фонд кайбер россиялеләрнең иминият пенсияләрен автомат рәвештә яңадан исәпләячәк
Россия Социаль фонды картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсияләрен кайбер очракларда пенсионердан гариза кабул итмичә генә яңадан исәпләячәк.
Эштән азат ителгән пенсионерларның түләүләре эшләгән чорда узган индексацияләрне исәпкә алып арттырылачак. Шулай ук озак еллар Төньяк төбәкләрдә эшләгән гражданнарга да өстәмә түләү каралган.
Ерак Төньякта кимендә 15 ел стажы булганнар өчен пенсиянең фиксацияләнгән өлеше 50 процентка, ә Төньяк районнарына тиңләштерелгән җирләрдә кимендә 20 ел эшләгәннәр өчен 30 процентка артачак. Моның өчен гомуми иминият стажы ир-атларда кимендә 25 ел, хатын-кызларда 20 ел булырга тиеш.
Пенсионерга 80 яшь тулганда яки I төркем инвалидлык билгеләнгәндә, пенсиягә билгеләнгән фиксацияләнгән түләү икеләтә арттырыла. Моннан тыш, тәрбиягә бәйле өстәмә түләү дә билгеләнергә мөмкин. Яңадан исәпләү Социаль фондта кирәкле мәгълүматлар булган очракта автомат рәвештә башкарыла, пенсионерга гариза бирергә кирәкми.
- Пенсиянең хәзерге күләмен «Госуслуги» порталы, Социаль фондның клиент хезмәте яки КФҮ аша белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев