Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Сөт җитештерү белән шөгыльләнүче фермерлар өчен аерым дәүләт программасы булачак

Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов Татарстанның профильле министрлыгының коллегия утырышында әйтте.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөт җитештерү белән шөгыльләнүче фермерлар өчен аерым программа эшли.

Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов Татарстанның профильле министрлыгының коллегия утырышында әйтте.

«Фермер хуҗалыкларында савым сыерлары баш санын 1 меңгә җиткерү һәм аннан да арттыру буенча программа эшлибез. Шуның нәтиҗәсендә фермерның башлангыч керткән акчасы гомуми инвестицияләрнең 15 процентыннан артык булмаячак. Калганы – грант ярдәме һәм банк продукты. Бу программа быел ук эшләнер дигән өметтә калабыз», – дип белдерде Роман Некрасов.

Аның сүзләренчә, программа фермер хуҗалыкларына үз технологик дәрәҗәсен һәм җитештерү күләмнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Роман Некрасов узган елда Татарстанның сугымга мөгезле эре терлек саны һәм сөт җитештерү күрсәткечләре буенча Россиядә беренче урында булуын билгеләп узды. Ул РФ авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут исеменнән Татарстанның авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтен җиткерде.

Некрасов республикада нәселле терлекчелекне үстерү мөмкинлекләре дә зур булуын билгеләп узды. «Нәселле савым сыерлары саны буенча Татарстан беренче урында. Моның нигезендә шушы катлаулы, әмма керемле тармакның үсеш юнәлешләрен формалаштырырга мөмкин», – диде ул.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sot-itesteru-nekrasov-5919091

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев