Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Су торбалары да яңартуга мохтаҗ

Олы Әтнә­Чыпчык юлының унбишенче километрында су торбаларын алыштыралар. Тормыш кыенлыкларына карамастан, күңелле үзгәрешләр салынган борыннарны күтәреп тора.

Шундый бер рәхәт яңалыкка тап булдык – Ябынчы авылыннан Өмбегә таба баручы юлда зур ремонт эшләре бара. Ул якта коры елгалар күп булуын күзаллагансыздыр инде. Трасса астыннан узучы шул елгаларга куелган чираттагы су торбасын алыштыралар иде. Эшче егетләр белән әңгәмә кордык.

– Казаннан килгән оешма без. Әтнә районында беренче генә объект түгел инде бу. Эшне тиешенчә, барлык технологияләр нигезендә башкарабыз, – ди юл оешмасы бригадасы прорабы Рәзил Бәширов.

Әйтүенчә, биредә 2 х 2 диаметрлы, берсе 1 метр тәшкил иткән 25 секцияле тимер-бетон торбалар куела. Инде махсус “подушка” ясап куйганнар, шуңа салып алар үзара тоташтырыла.

– Элекке торбаларны алдык, шактый тузганнар иде. Җир дә бик юеш булды – киптердек, – ди.

Эш бик зур күләмле булса да, озакка сузмаска уйлыйлар. “бер айга ук та сузылмас”, – диюләрен ишетеп куандык. Җитәкчеләре әйтүенчә бригадада прорабның үзеннән тыш, 6 хезмәткәр көч куя. Барысы да тырышлар, үз эшләрен белеп, төгәл башкаралар. Техника ягыннан да зарланырлык түгел. Монда ике самосвал, ике экскаватор һәм бер экскаватор-төяүче эшли.

Эшне бер атна элек үк башласалар да, бу вакытта бары җирне киптерергә мәҗбүр булганнар. Хәзер җир белән бәйле эшне тәмамлау сәбәпле, экскаваторның берсе икенче объектка күчерелгән. Ә төгәлрәк алсак, бу торбаны сүтә башлауларына әле нибары берничә көн генә.

– Мондый объектлар озак эшләнми, чагыштырмача җиңел саналалар. Шуңа күрә эш тә озакка сузылмаячак. Һәрхәлдә, бер айга ук сузмыйча эшне 100 % тәмамлыйбыз, – дип вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев