Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр

Көзен җәяү йөреп табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп була.

Рус теле эшчәнлеген дә Олы Әтнә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Бакча тирәли экскурсия» дигән темага уен - сәяхәт рәвешендә узды. Балалар табигатьтә көзге үзгәрешләрне ачык күрделәр, мәсәлән, яфрак яңгыры. Нинди агачлардан яфраклар элегрәк, ә кайсыларыннан соңрак коелуына игътибар иттеләр. Көзнең ни өчен «алтын»дип аталуын белделәр. Сәяхәт балалар бакчасы территориясендә үткәрелүгә карамастан, биредә дә бик күп кызыклы нәрсәләр күрергә мөмкин: чәчәк түтәлләре, яшел чыршы, өлгергән һәм сусыл алма һәм башкалар. Балалар бакчасы буйлап йөрү балаларны дулкынландырды, шатлык хисләре тудырды, гаҗәпләндерде. Тере табигать белән аралашу балага иң матур рәсем китабына караудан да яхшырак күзаллау бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев