Тәрбия чарасы үтте
Хәбәрләр

Тәрбия чарасы үтте

Сибгат Хәким музее җитәкчесе 4 нче сыйныф укучылары белән “Минем шәҗәрәм” дип исемләнгән тәрбия чарасы үткәрде.

Күлле - Киме мәктәбендә укыган, 65 ел элек тәмамлаган, галимә, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Әхмәт кызы Биктимирова - Сәфәрованың туган көне уңаеннан, шул исемдәге китабы нигезендә, кызыксынып, укучылар да үзләренең гаилә шәҗәрәсен төзеделәр. Т. Ә. Биктимированың башка басылып чыккан китаплары турында да мәгълүмат алдылар.


Нет комментариев