Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташчишмә авылында «Безнең уен» исемле квест узды

Ташчишмә авыл клубында, халык авыз иҗатының бай тарихы белән таныштыруны дәвам итү, китап укучыларның рухи дөньясын баету максаты белән «Безнең уен» исемле квест булды.

Уенчылар ике командага бүленде. Уенның шарты шундый; таблицада балл куелган шакмакларны сайлап аласың, дөрес җавап бирелсә очко командага, дөрес булмаса уен икенче командага күчә. Халык авыз иҗатының 7 төрле жанры буенча. Мәкальләр, табышмаклар, әкиятләр, җырлар, календарь йолалар, гаилә йолалары, серле сандык. Барлык шакмакларны ачып җаваплар бирдек. 1 нче команда җиңүче дип табылды. Уен шундый бердәм төстә үтте, барыбыз да бик канәгать калдык. Уенчыларга бүләкләр бирдек, әлбәттә бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев