Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстан илкүләм проект максатларына ирешү дәрәҗәсе буенча алда бара

Республика агымдагы елның беренче яртыеллыгында куелган барлык максатларга да иреште, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан илкүләм проект максатларына ирешү дәрәҗәсе буенча төбәк проект офислары рейтингында төбәкләр арасында икенче урынны били. Республика агымдагы елның беренче яртыеллыгында куелган барлык максатларга да иреште, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

12 илкүләм проект составына кергән 45 төбәк проектын гамәлгә ашыруга 2026 елда 53,8 миллиард сум акча юнәлтү күздә тотыла. 2026 елның беренче алты аенда акчаларның шактый өлеше билгеләнгән график нигезендә үзләштерелгән инде, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Аерым алганда, 136 социаль әһәмияткә ия объект һәм 85 юл инфраструктурасы объектын төзүгә һәм капиталь ремонтлауга 26,5 миллиард сум бүлеп бирелгән. Барлык төзелеш контрактлары 100 процентка төзелгән, ә эшләр катгый рәвештә расланган график нигезендә алып барыла.

Инфраструктура проектларыннан тыш, акчалар түбәндәге максатларга юнәлдерелә:

  • социаль өлкә учреждениеләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү;
  • балалы гаиләләргә ярдәм итү;
  • эшмәкәрлекне үстерү;
  • яшьләргә һөнәри һәм патриотик тәрбия бирү;
  • республиканың туристлык потенциалын үстерү.

Илкүләм проектлар кысаларындагы чараларны тормышка ашыру барышын ТР Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган интерактив карта аша күзәтеп була. Анда һәр муниципаль район буенча мәгълүмат тәкъдим ителгән.

Беренче яртыеллык планын уңышлы үтәү хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге координацион эшнең нәтиҗәлелеген һәм башкаручыларның илкүләм өстенлекләрне гамәлгә ашыруга җаваплы якын килүен раслый, дип искәрттеләр министрлыкта.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев