Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» волонтерлары пандемия башланганнан бирле 40 меңнән артык заявка үтәде

Волонтерлык проектларында катнашучы студентлар ординатурага кергәндә өстәмә баллар алалар.

Татарстанда «Бердәм Россия» волонтерларының күп өлеше — КДМУ һәм республиканың медицина колледжлары студентлары, алар Covid-19га каршы көрәшкә үз өлешләрен кертәләр. Пандемия башыннан бирле хезмәт күрсәтү счеты уннарча меңгә бара. Бу хакта Татарстанда «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Анна Макарова хәбәр итте.

"Волонтерлар термометриядә, сырхауханәләр каршындагы колл-үзәкләрдә, шулай ук кабул итү-диагностика бүлекләрендә булышалар. Уку елына карап, волонтерлар йә кече шәфкать туташлары персоналына, йә табибларга ярдәм итәләр", - диде Макарова.

Аның сүзләренә караганда, ирекле ярдәмчеләрнең бер өлеше риск төркемендә булган татарстанлыларга азык-төлек һәм дарулар китерә. 

" Эш ирекле башлангычларда бара, студентларга-медикларга ординатурага кергәндә өстәмә баллар бирелә", — дип ассызыклады Макарова.

Ул билгеләп үткәнчә, пандемия башланганнан бирле волонтерлар 40 меңнән артык заявканы үтәгән. Шул ук вакытта 2020 елның язында, волонтерлык ярдәме системасы җайга салынмаган вакытта иң катлаулы эш булды.

"Хәзер без хакимият органнарыннан бик зур ярдәм тоябыз, иреклеләр активлашты. Ярдәм итүчеләр исемлеге зур — без безгә күрсәтелгән һәр ярдәмгә рәхмәтле", - дип уртаклашты Макарова.

Дүшәмбе көнне, 14 декабрьдә, «Бердәм Россия» мәйданчыгында беренче партия социаль онлайн-Форумы узды. Аның эшендә РФ Президенты Владимир Путин һәм илнең барлык төбәкләрендә җәелдерелгән «Бердәм Россия» волонтерлык үзәкләре активистлары катнашты. 

Дәүләт башлыгы «Бердәм Россия» нең кайбер башлангычларын хуплады, шул исәптән дәүләт хезмәтләре аша пошлиналар түләүгә 30 процент ташлама гамәлдә булуын озайту, ТКХ өчен түләүгә субсидияләр бирү тәртибе, рецептурасыз даруларны онлайн-сатканда даруханәләргә таләпләрне гадиләштерү, укытучылар һәм медицина персоналын Covid-19 зарарлану куркынычыннан иминләштерү турында.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/15-12-2020/bolee-40-tys-zayavok-vypolnili-volontery-edinoy-rossii-v-rt-s-nachala-pandemii-5792776

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев