Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстан Хәрби комиссариаты: Пилотсыз система гаскәрләреннән башка гаскәргә күчермиләр

Пилотсыз система гаскәрләреннән хәрбиләрне башка төр гаскәрләргә күчермиләр. Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

«Мотоукчы яки башка пехота частьләренә күченү мөмкинлеге юк. Хәрби хезмәткәрләр пилотсыз системалар хәрби частьләрендә гына хезмәт итә. Ләкин шуны аңларга кирәк, анда дроннар белән идарә итүче операторлар гына хезмәт итми. Анда тәэмин итү бүлекчәләре дә бар. Бу машина йөртүче, кладовой мөдире, инженер булырга мөмкин. Вазифалар форматы киң, әмма шушы хәрби частьләрдән читкә чыгарга ярамый», - дип ачыклык кертте Андрей Козлов.

Искәртеп үтәбез, 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар, бу - илдә һәм Идел буе федераль округында иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүленә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.

РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр өчен, шул исәптән пилотсыз системалар гаскәрләренә дә, өч меңнән артык ташлама гамәлдә булачак. Алар арасында акчалата түләүгә айлык өстәмә белән хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы; гомерне, сәламәтлекне иминиятләштерү һәм, түләүсез тикшеренүне дә кертеп, медицина учреждениеләрендә дәвалану бар.

Хәрбиләрнең гаиләләре дә игътибарсыз калмаячак, алар хакимият опекасына алына. Шулай ук төрле ташламалар (югары уку йортларында балаларны укыту өчен бюджет урыннары, түләүсез секцияләр, юлда бушлай йөрү һ.б.) да бар.

Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контрактка кул куярга теләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым кайнар элемтә линиясе ачты, аңа 117 номеры буенча шалтыратып һәм 4 төймәсенә басып эләгергә мөмкин. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт төзү өчен туры килсә, аның контакт мәгълүматларын сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырачаклар.

Яңа гаскәр хәрбиләре җирдә пилотсыз очучы, йөзүче һәм хәрәкәт итүче бөтен нәрсә белән идарә итәчәк. Моңа «Герань» да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да керә. Бу гаскәрләрдә контракт шартлары бераз аерыла. Төп аерма – хезмәт итү вакыты автомат рәвештә озайтылмый, хәтта хәрби хәрәкәтләр контракт ахырына якынлашкан вакытта тәмамланмаса да. Контрактның минималь вакыты - бер ел. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, өйрәтү Татарстан белән күрше төбәкләрдә ким дигәндә ике ай дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән килешү төзү турында 8 800 222 59 00 номеры яки кол-үзәкнең 117 төбәкара номеры буенча күбрәк белергә мөмкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев