Татарстанда 15 яшьлек яшүсмер машина урлаган һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләккән
Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Полиция хезмәткәрләре Чистайда яшәүче 34 яшьлек кешедән Škoda Octavia автомобилен урлаган 15 яшьлек яшүсмерне тоткарлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, ир-ат полициягә аның җиңел машинасын урлау турында белдереп мөрәҗәгать иткән. Ул автомобилен төнгә үз йорты янында калдыра, ә иртән машинасы булмый.
«Полиция хезмәткәрләре күрше урамда юл-транспорт һәлакәте билгеләре булган машинаны тапкан. Икенче көнне үк урлаучының шәхесе ачыкланган. Ул 15 яшьлек яшүсмер булып чыга. Кулга алынганнан соң ул машинаны йөреп тору өчен алып торырга уйлаганын, ләкин юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен һәм качуын таныган», - диелә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.
Яшүсмергә урлау турында җинаять эше кузгатканнар, аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев