Татарстанда 2 меңнән артык укучы пилотсыз очкычлар белән эшләргә өйрәнә
Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Drone Expo форумында хәбәр итте.
Татарстанда пилотсыз технологияләр тармагы өчен кадрлар әзерләү системасы формалаштырылган – мәктәп укучыларыннан алып югары уку йортлары студентларына кадәр. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Drone Expo форумында хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, пилотсыз системалар буенча махсуслаштырылган сыйныфлар республиканың 18 мәктәбендә ачылган, анда 5-11 сыйныфларда 2 меңгә якын укучы белем ала.
Моннан тыш, 800 гә якын укучы авиамодельләштерү түгәрәкләрендә шөгыльләнә.
Белгечләр әзерләүне шулай ук алты урта һөнәри белем бирү оешмасы алып бара, тагын сигез көллият пилотсыз авиация системалары операторлары өчен кыска вакытлы программаларны гамәлгә ашыра.
Пилотсыз технологияләр буенча модульләр КНИТУ-КАИ, Иннополис Университеты, Казан дәүләт аграр университеты, КФУ һәм КДЭУ мәгариф программаларына кертелгән.
Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, IT-паркта Инженерлык лабораториясе, стартаплар өчен акселератор һәм дрон-парк эшли, ә көзен Kazan Digital Week форумы кысаларында студентлар һәм яшь белгечләр өчен Бөтенроссия инженерлык хакатоны узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев