Татарстанда 29 яшьлек ир-ат наркотиклар саклаган өчен хөкем ителде
Хәбәрләр

Татарстанда 29 яшьлек ир-ат наркотиклар саклаган өчен хөкем ителде

Татарстанда яшәүче 29 яшьлек ир-атны наркотиклар саклауда гаепле дип таптылар. Лаеш районы суды аңа карата хөкем карары чыгарды.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2026 елның июнендә ир-ат Антальяга очу өчен Казан аэропортына килгән. Таможня тикшерүе вакытында гражданинның чалбар кесәләрендә һәм рюкзагында 3,59 граммнан артык авырлыкта мефедрон табылган.

Моннан тыш, полицейскийлар ир-атның Казандагы фатирында тентү үткәргәндә 7,14 грамм авырлыктагы кокаинга юлыккан.

Суд карары белән ир-ат 11 елга катгый режимлы колониягә хөкем ителде, дип хәбәр итә Идел буе транспорт прокуратурасы.

Татар-информ


Нет комментариев