Татарстанда чит ил гражданнарына медицина тикшерүе үткәрү өчен клиникалар расланачак
Указ проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Татарстанда чит ил гражданнарына медицина тикшерүе үткәрү өчен клиникаларны расларга ниятлиләр. Указ проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Хастаханәләр исемлегенә түбәндәге медицина учреждениеләре керәчәк:
- А.Ге исемендәге Республика тире-венерология диспансеры;
- Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры;
- СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге;
- Республика наркология диспансеры;
- «Чит ил гражданнарына медицина тикшерүе үткәрү республика үзәге» ҖЧҖ;
- КФУның медицина-санитария часте.
Клиникалар чит ил кешеләрен һәм гражданлыгы булмаган затларны наркотик һәм психоактив матдәләр куллануга, шулай ук социаль-куркыныч йогышлы авырулары булу-булмауга тикшерәчәк.
Указда шулай ук «бердәм тәрәзә» принцибы буенча эшләү мөмкинлеге дә каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев