Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстанда «Герой-ана» исеменә ия хатын-кызларга җир кишәрлекләре бирергә телиләр

ТР Хөкүмәте Дәүләт Советына ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертә торган шул хактагы закон проектын тапшырды.

«Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларны җир кишәрлекләрен бушлай бирү өчен исәпкә алу ул даими яши торган территориядәге муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы тарафыннан гамәлгә ашырыла», - диелә закон проектына аңлатма язуында.

Документ нигезендә, җирле хакимият участок бирү турындагы гаризаны теркәгән көннән алып 20 көн эчендә исәпкә кую яки исәпкә куюдан баш тарту турында карар кабул итә. Исәпкә куелганнан соң 30 көн эчендә «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызга җир кишәрлеге тәкъдим итәләр.

Участокны сайлау аны алучы һәм җирле үзидарә органы вәкиле имзалаган акт белән рәсмиләштерелә. Әлеге документ имзаланганнан яисә җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелганнан соң 14 көннән дә соңга калмыйча җир кишәрлеге бирү турында карар кабул ителә.

Ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан, тәрбияләгән һәм «Герой-ана» исеменә лаек булган россиялеләргә социаль ярдәм чаралары федераль законнар белән билгеләнгән. Шул исәптән аларга бушлай җир кишәрлеге бирү дә каралган.

Татар информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев