Татарстанда кемнәрне эштән җибәрергә ярамавын аңлатканнар
Хәбәрләр

Татарстанда кемнәрне эштән җибәрергә ярамавын аңлатканнар

Кайбер эш бирүчеләр теге яки бу сәбәптән штатны кыскартырга мәҗбүр. “Татар-информ” хәбәрчесе Татарстанда кемнәрне эштән җибәрергә ярамавын белешкән.

Кемнәр хисабына штатны кыскартырга ярамый?

– йөкле хатын-кызлар;

– 3 яшькә кадәр бала тәрбияләүче хатын-кызлар;

– 14 яшькә кадәрге баласын яки инвалид баласын балигълык яшенә кадәр тәрбияләүче ялгыз аналар;

– инвалид баланың бердәнбер туендыручысы.

Моннан тыш штат кыскартылганда, түбәндәге категориядәге хезмәткәрләр эштән җибәрелмәскә мөмкин:

– инвалид хезмәткәрләр;

– уйлап табучылар;

– дәүләт сере булып торучы мәгълүматлар белән таныша алучы хезмәткәрләр;

— югары дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләренә ия булучылар;

— ике һәм аннан күбрәк кешене туендырып-карап торучылар;

— әтисе чакырылыш буенча хезмәт итүче баланың әнисе;

— гаиләдә бердәнбер туендыручы;

— производствода имгәнгән яки җәрәхәтләнгән хезмәткәрләр;

— эш бирүче өчен кирәкле программа буенча квалификациясен күтәрүчеләр.

 

 


Нет комментариев