15 майда көндез Татарстанда көчле җил көтелә.
Шуңа бәйле рәвештә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында качмаска киңәш итә.
«Балаларны караучысыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», - диелә хәбәрдә.
Нет комментариев