Татарстанда кулланылышта булган милекне сатып алучылар арткан
Татарстанда җәйнең беренче аенда кулланылышта булган милекне сатып алучылар 26,3 процентка арткан. Росреестрның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, июньдә икенчел торак базарында 15,5 мең сату алу-килешүе теркәлгән.
Майда әлеге күрсәткеч – 12,2 мең, ә узган елның июнендә 11,2 меңне тәшкил иткән. Сатып алынган һәр икенче милек – шәхси торак йорт. Республиканың Риэлторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев әйтүенчә, базар җанлануның сәбәпләре берничә. «Беренчедән, икенчел торак базарында процент ставкасы төште, хәзер ул – 16,9 процент, икенчедән, кулдагы маясын озак вакытка исәпләнгән банк кертемнәренә салып куючыларның акчасын кире алу вакыты җитте, өченчедән, ставка югары булганда сатып-алуны кичектереп торучылар өчен отышлы вакыт җитте», – дигән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев