Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда машина бәяләре ни өчен арта?

Россиядә яңа җиңел автомобильләргә кытлык чит ил комплектлау җиһазлары белән тәэмин итүдә өзеклекләр булу белән бәйле.

Автомобиль базарында, комплектлаучы микроэлектроника җитмәү сәбәпле, дефицит барлыкка килде. Яңа автоларны 1-3 ай, кайбер очракта 6 айга кадәр көтәргә туры килә. Экспертлар билгеләп үткәнчә, автомобильләргә кытлык аларга бәяләрнең дә артуына китерә. Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда июль аенда илдә җитештерелгән яңа автомобильнең уртача бәясе, узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, 11,8% ка арткан һәм 649,9 мең сум тәшкил иткән, чит илнекеләр 28,3% ка кыйммәтләнгән. Аналитиклар фаразлавынча, якындагы айларда бәяләр үсәчәк.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/cipy-vsemu-vinoi-deficit-avtomobilei-podstegnul-ceny-na-rynke-tatarstana-5834700

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев