Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.
Республика территориясендә температура фоннары күпьеллык климат нормаларыннан алты-сигез градуска артыграк, дип билгеләделәр синоптиклар.
Сишәмбедән, 27 октябрьдән, пәнҗешәмбегә, 29 октябрьгә кадәр Татарстанда явым-төшем көтелми. Шул ук вакытта төнге һәм көндезге температура арасында сизелерлек аерма сакланачак.
Тыгыз болыт капламы булмау сәбәпле, тәүлекнең караңгы вакытында җир бик тиз +1...-4 градуска кадәр суыначак, төбәкнең көньягында һәм көнчыгышында урыны белән -7 градуска кадәр фаразлана. Әмма көндез кояш тиз арада һаваны +9...+14 градуска кадәр җылытачак.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 30 һәм 31 октябрьдә, Татарстанда коры һава торышы сакланачак. Бу көннәрдә көндезге температура +8...+13 градус җылы булачак.
Нет комментариев