Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанга Россиянең башка төбәкләреннән килүче абитуриентлар саны 20 процентка арткан

2 июльдә вузларга абитуриентлардан гаризалар саны артачак.

Соңгы биш елда Россиянең башка төбәкләреннән Татарстан вузларына укырга керергә теләүчеләр саны 20% ка арткан. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы Линар Яруллин хәбәр итте.

"БДИның төп чоры әле тәмамланмаган, ул 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Тик инде хәзер үк имтихан нәтиҗәләрен белгән чыгарылыш сыйныф укучылары документларны югары уку йортларына, өстәвенә, онлайн  да тапшыра. Миңа кичә КФУ, КХТИ, КАИ да абитуриентларның гариза бирүләрен хәбәр иттеләр. Моннан тыш, документлар шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән дә актив рәвештә онлайн тапшырыла", - дип сөйләде Агентлыкның әңгәмәдәше.

Линар Яруллин фикеренчә, БДИның төп чоры тәмамланганнан соң, 2 июльдә вузларга абитуриентлардан гаризалар саны артачак.

"Вузларга документлар 29 июльгә кадәр кабул ителәчәк, кайбер чыгарылыш сыйныф укучылары әле кая укырга керергә дип уйлый. Әле барысы да аттестатлар алмады, аларны узган атнада гына бирә башладылар", - дип билгеләп үтте ул.

Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы, укырга керүче бер үк вакытта биш вузга кабул итү турында гариза бирү хокукын саклый, дип искәртте. Шул ук вакытта югары уку йортына абитуриенттан  документлар кабул итү 5 юнәлештә, ә кайсыбер уку йортларында 10 юнәлештә башкарыла. Элек абитуриент документларны бары өч белгечлек буенча гына бирә ала иде.

Информатика, педагогика, техник юнәлеш популяр икән. 

 

Вузларда кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм көндезге бюджет формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк.

Быел югары уку йортларына документлар тапшыру механизмы киңәйтелде. Хәзер моны оешманың электрон мәгълүмат системасы ярдәмендә яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «вузга онлайн керү» суперсервисы аша башкарырга мөмкин. Документларны традицион  кабул итү шулай ук көчендә кала.

Конкурс исемлеге исемсез булачак, ягъни килүчеләрнең фамилиясе, исеме, атасының исеме күрсәтелмәячәк. Моның урынына - СНИЛС номеры, ә ул  булмаганда - керүченең уникаль коды булачак.

Төп этапның икенче дулкыны гамәлдән чыгарылды. Әгәр элек беренче этапта бюджет урыннарының 80% ы тулса, икенче этапта калган 20% ы гына туры килә.

Беренче булып югары уку йортлары олимпиадачыларны, ташламалары булган абитуриентларны һәм максатчан студентларны кабул итәчәк. Аннары конкурс исемлегеннән төп бюджет урыннарына абитуриентлар кабул ителә. Конкурс исемлекләре хәзер көн саен кимендә биш тапкыр яңартылачак. Бу абитуриентларга рейтингта үз позициясе турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Элек мондый яңартуны көнгә бер генә тапкыр уздыралар иде.

Татарстан вузларына 2021-2022 уку елына 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/v-tatarstane-za-pyat-let-cislo-abiturientov-iz-drugix-regionov-rossii-vyroslo-na-20-5827784

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев