Әтнәдә бер кеше батып үлгән
Хәбәрләр

Әтнәдә бер кеше батып үлгән

Бүген Чишмәле - Сап авылы янындагы елгада кеше батып үлгән.

10:39 минутта кешенең суга батуы турында хәбәр килә. Лодка белән эзләп табып алып әлеге ир-ат мәетен судан чыгаралар. Водолазлар да чакырталар, әмма ахыр чиктә аларның хезмәте кирәк булмый. Әлеге кеше мари милләтеннән һәм күрше республикада яши. Ә ул баткан урын Әтнә районы территориясенә керә.

Кабат кисәтергә туры килә: су буена килеп, алкоголь эчемлекләр кулланып "күңелле ял итү" әнә шундый күңелсез нәтиҗәләргә китерә... 

Райондашлар сак булыгыз , су уен эш түгел. 


Нет комментариев