Хәбәрләр

ТР Рәисе премиясен алуга документлар кабул итү башланды

1 сентябрьдә, 2026 елда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итү башланды. Ул 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә премия бирү комитеты.

Кандидатларны тәкъдим итү хокукына Татарстан территориясендә теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы Иҗтимагый советлар һәм муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары ия.

Премия түбәндәге кешеләргә бирелә:

- РФ гражданнарына һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга иҗтимагый танылу алган һәм коммерциягә карамаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлекләре һәм проектлары, шулай ук гражданлык җәмгыяте өлкәсендә югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган фәнни тикшеренүләре өчен;

- Россия Федерациясе гражданнарына Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш кертүләре өчен.

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Батурин ур., 7нче йорт, каб. 134. Элемтә өчен телефон: 8 (843) 567-80-94. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча ТР Иҗтимагый палатасының рәсми сайтында урнаштырылган.

Татар-информ


Нет комментариев