Туфракта кабат кырау көтелә
Хәбәрләр

Туфракта кабат кырау көтелә

Бакчачыларга! Ачык һавага утырткан үсентеләрегезне саклагыз.

Татарстанда  27 һәм 28 май төннәрендә — һава температурасы 0 градустан түбән төшәргә мөмкин.

Бу хакта Татарстанның Гидромеотүзәге хәбәр итә.

Дүшәмбе һәм сишәмбе төнге сәгатьләрдә республика буенча һава һәм туфрак температурасы -2 градуска кадәр булуы ихтимал. Көндез исә +17 градустан алып +24 градуска кадәр җылы булачак.
 


Нет комментариев