“Тукай яши безнең йөрәкләрдә”
Күшәр авыл китапханәсендә 24 апрель көнне татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән әдәби чара узды.
Күшәр авыл китапханәсендә 24 апрель көнне татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән әдәби чара узды. Чарага килүчеләрне китапханәче иң беренче чиратта “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын укучылар хәтерен яңарту өчен шагыйрь турында сөйләде. Ә аннан Тукай шигырьләрен укуга күчтеләр.
Шунысы сөендерә – укучылар Тукайны укый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев