Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тырышлык матурлык тудыра

Зур ремонт ясаганнар дип уйлый күрмәгез, юк, клубны матурлау, эчке бизәү бу.

Иске Өҗем клубы җитәкчесе Гөлфия Шакирова тырышканда ямьсезне дә матурлатып булуны раслады. Иске клуб бинасының нигезләре начар, тышкы кыяфәте дә ямьсез иде. Аларын авыл җирлеге ярдәме белән яңарттылар. Инде техничка Раушания Габдрахманова һәм җәмәгате Илфар белән бергә кечкенә булса да, эчке якта косметик ремонт ясап алырга булганнар.
— Клубны матурлыйсы килде, шуңа тотындык, — ди җитәкче үзе.
Эшне тәрәзәләрдән башлыйлар. Яңа буяган белән иске буяу аермасы күзгә шундук чалына инде ул. Бер уңайдан җылылык торбаларын да буйыйлар. Гадәттә, берсен эшләсәң, ул икенчесен сорый, диләр. Нәкъ шулай. Нәтиҗәдә, тәрәзә өленгеләрен дә яңаларына алыштыралар.
Иске Өҗем клубын күзаллаучылар бардыр. Ул бинаның бер ягы клуб булса, икенче ягында медпункт иде. Шөкер, хәзер ул яңа бинага күчте. Аның урыны да клуб карамагына калды. Берәү булса, аерым керә торган ул бүлмәгә кагылып тормас иде. Ә монда ике араны тишеп, ишек куялар. Хәзер ул бүлмә, чын мәгънәсендә, клубныкы инде. Анысын музей итеп оештыра башлаганнар. Эчтәлеге -  "Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк" дип атала икән. Монда борынгы предметларны туплый башлаганнар.
Шөкер, ярдәм итүчеләр булган, каршы килмәгәннәр. Ә гомумән алсак, бәхәссез, тырышлык матурлык тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев