Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Украина пилотсыз очкычлары Россиянең көньягында Wildberries складларына һөҗүм иткән

Зыян күрүчеләр бар, дип хәбәр итә компаниягә нигез салучы Татьяна Ким социаль челтәрләрдә.

«Бүген төнлә Краснодар һәм Невинномысскидагы логистик үзәкләргә һөҗүм иттеләр. Профильле хезмәтләр белән бергә һөҗүм нәтиҗәләрне бетерү буенча эш алып барабыз», - дип язган Ким.

Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров хәбәр иткәнчә, Невинномысскида медикларга 5 кеше мөрәҗәгать иткән, ә шәһәрдә локаль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл режимын игълан иткәннәр. Зыян күрүчеләрнең берсен хастаханәгә салганнар.

Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев сүзләренчә, складка һөҗүм вакытында 10 кеше зыян күргән һәм янгын чыккан. Өчесе – авыр хәлдә, тагын берсе – уртача авырлыкта. Калганнарга амбулатор ярдәм күрсәтелгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев