Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

«Ура, авылга»- туган якка мәхәббәт тәрбияли

15 нче июльдән 19 нчы июльгә кадәр Олы Мәңгәр һәм Түбән Бәрәскә авылларының мәдәният йортлары каршында «Ура, авылга!» дигән зур күләмле проектыбыз уңышлы тәмамланды.

Бу биш көн эчендә проектта барлыгы 70 тән артык бала катнашты. Алар өчен чын мәгънәсендә кызыклы, файдалы һәм онытылмас чаралар оештырылды. Балалар туган телдә милли уеннар уйнадылар, остаханәләрдә төрле иҗади һәм кул эшләре башкардылар. Шулай ук алар авылларыбызның бай тарихын барладылар, туган якның серле почмакларын ачтылар. Кичләрен исә татар телендәге кызыклы фильмнар карадылар, ә проектның йомгаклау көнендә күңелле һәм дәртле Сабантуй бәйрәме үткәрделәр.

Алдынгылар хәрәкәте өчен туган якны өйрәнү, милли традицияләрне саклау һәм балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү – иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Шәһәр һәм авыл балаларының күзләрендәге очкын, аларның туган телдә аралашулары һәм тарих белән кызыксынулары – безнең иң зур казанышыбыз.

Бу проектны югары дәрәҗәдә оештыруда һәм үткәрүдә зур хезмәт куйган Олы Мәңгәр һәм Түбән Бәрәскә авыллары мәдәният йортлары хезмәткәрләренә чын күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең һөнәри осталыгыгыз, җаваплылыгыгыз һәм балаларга булган чиксез мәхәббәтегез бу эшнең уңышлы булуына зур өлеш кертте. Рәхмәт сезгә!

Дәвамы алда! Киләсе этапта, 3 нче августта, «Ура, авылга!» проекты Күңгәр авылы балалары өчен үз ишекләрен ачачак. Алда тагын да күбрәк ачышлар, очрашулар һәм матур мизгелләр көтә! 

Алдынгылар хәрәкәте җитәкчесе Айсылу ГыйззатоваУра, авылга!» – туган якка мәхәббәт тәрбияли

Алдынгылар хәрәкәте җитәкчесе Айсылу Гыйззатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев