Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Урак өсте» җитте

Чыннан да, газета-журналларга язылу чорын “урак өсте” белән чагыштырабыз.

Авыл хуҗалыгыннан аермалы буларак, матбугат өлкәсендә ул елга ике тапкыр уза. Язылу чорын тәмамлап өлгермибез, икенчесенә старт бирелә.

1 сентябрьдән 2024 елның 1 яртыеллыгына газета­журналларга язылу башланды. Шул уңайдан, һәрвакыттагыча октябрь аенда язылу ункөнлеге уза. Әлеге чорда “Әтнә таңы” газетасына 755 сум 46 тиенгә язылырга була. Ункөнлек тәмамлангач, “Әтнә таңы” газетасы 856 сум да 92 тиен булачак. Арзанрак вакытта язылып калырга тырышыгыз. Кызганыч, көннәнкөн бәяләр үсә. Әлеге кыенлык газета­журналларны да читләтеп үтми. Җәмгыятебездә авырлыклар, кыенлыклар гел булып тора – аларны гел җиңә килдек.

Бергә булганда, бүгенге кыенлыкларны да җиңеп чыгарбыз, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев