Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Үзәк банк: Помидор һәм кыярга бәяләр инфляцияне киметте

Апрель-майда бәяләр арту темпы кинәт кимеде. Бу иң беренче чиратта кыяр һәм помидор бәясе кимү, шулай ук рубль ныгу белән бәйле. Бу хакта Россия банкының «Трендлар нәрсә турында сөйли» дигән яңа күзәтүендә әйтелә.

Еллык инфляция 5,6 процентка кадәр кимегән, айлык темплар исә көтелгән 4 проценттан азрак булган. Әмма Үзәк банк тотрыклы бәя басымы акрынрак кими, дип кисәтте. Бу кулланучыларның ихтыяҗы югары булу, хезмәт хаклары арту һәм акча җыючылар кимү белән бәйле.

Инфляцияне арттыручы кайбер факторлар юкка чыга (яшелчәләргә бәяләр кимү һәм рубль ныгу), әмма алар урынына яңа куркынычлар килә: Якын Көнчыгыштагы озакка сузылган низаг логистик чыгымнарны арттыра һәм импорт бәяләре үсешен тизләтә, ә Финанс министрлыгының 2026-2029 елларга бюджет стимуллары гомуми ихтыяҗны өстәмә рәвештә арттыра. Бу хакта «Татар-информ» яза.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев