Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзәк китапханәдә кунакта

Күңгәр урта мәктәбе укучылары Әтнә үзәк китапханәсендә кунакта булдылар.

Китапханәче Ногманова Йолдыз чара барышында китапханә эшчәнлеге белән таныштырды, уку залы һәм абонемент эшчәнлеге турында сөйләде, ай саен яңартыла торган китап-иллюстратив күргәзмәләргә күзәтү ясады. Укучыларга фондтагы китаплар турында мәгълүмат бирелде, матур әдәбият һәм бүлектәге китапларның ничек урнашуын аңлатты. Шулай ук укучылар 21 март — шигърият көне уңаеннан бәйгедә катнаштылар. Бәйгедә катнашкан һәм сорауларга иң актив җавап биргән укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чарабызның икенче өлешендә кунакларыбызга татар халкының милли орнаментларына багышланган осталык дәресе дә тәкъдим ителде. Һәркем үзенә милли орнаментлы брошь-тюльпан ясады. Катнашучылар төрле материаллар кулланып брошка ясау техникасы белән таныштылар. Китапханәче орнаментларны куллануның үзенчәлекләре, халык мотивларының төрләре турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев