Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Узган төндә Кубаньга йөзләрчә БПЛА һөҗүм иткән

Краснодар крае йөзләрчә БПЛА һөҗүменә дучар булды. Бу хакта төбәк губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр итте.

«Новороссийск, Анапа, Геленджик һәм Темрюкск районында Киев режимы чираттагы тапкыр гражданлык объектлары һәм тыныч халык яшәгән йортларга һөҗүм итте», – дип язган Кондратьев социаль челтәрләрдә.

Новороссийскида 8 яшьлек бала һәлак булган, моннан тыш 8 кеше зыян күргән – аларны хастаханәгә салганнар. Шулай ук БПЛА калдыклары 21 торак йортка төшкән, 90 кеше вакытлыча урнаштыру пунктларына китерелгән.

Шулай ук Волна бистәсендә пилотсыз очкыч калдыклары шәхси йорт ишегалдына төшкән. Бер кеше яраланган, аны хастаханәгә китергәннәр, әмма коткарып кала алмаганнар.

Анапа һәм Геленджикта дүрт кеше зыян күргән, икесен хастаханәгә салганнар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев