Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара Казан югары танк команда училищесы каршындагы Хәрби дан музеена экскурсия белән башланды

Әлеге чарада Күлле-Киме мәктәбендә укытучы һәм китапханәче булып эшләүче Кадрия Закирова күргәзмәдә катнашты.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара Кызыл Байрак, Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесы каршындагы Хәрби дан музеена экскурсия белән башланды. Татарстан Республикасы Рәисе катнашындагы Ватанны саклаучылар елы йомгаклары һәм 2026 елда Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын уздыру буенча оештыру комитеты утырышы үтте.
Казан Экспо бинасында күргәзмәләр куелган. Районыбыздан Әфган, Чечня сугышы, махсус  операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары килде. Күлле-Киме төп гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы һәм китапханәче булып эшләүче, махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм, "Ихлас" волонтерлык отрядын оештыручы, "Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары туганлыгы" төбәкара иҗтимагый оешмасының күкрәк билгесе иясе Кадрия Закирова күргәзмәдә катнашты. Укучыларның МХО егетләребезгә язган хатлары, видео сәламнәре дә бар. 
Бәйрәмне Рәис Рөстәм Миңнеханов ачты. Концерт матур чыгышлар, бүләкләү белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев