Велосипед тарихы һәм балалар өчен имин юл хәрәкәте кагыйдәләре - Әтнәнең үзәк балалар Китапханәсендә
3 июнь көнне үзәк балалар китапханәсендә күңелле балалар сәгате үтте. Велосипед – бөтен дөньяда иң киң таралган тәгәрмәчле транспорт чарасы.
Китапханәчеләр балаларга велосипедта йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл билгеләре белән таныштырдылар. Әлеге чарада балалар үзләренең велосипед турындагы белемнәрен күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр һәм кызыклы викторинада катнаштылар.
Күңел ачу өлешендә балалар «Велосипед» уенында көч сынаштылар, тизлеккә һәм җитезлеккә ярыштылар. Уен барышында алар велосипедның төрле өлешләрен җыйдылар һәм велосипедта узыштылар. Һәр катнашучы җиңүгә омтылды, дусларын сөендерде.
Шулай ук, балалар үз куллары белән велосипед аппликациясен ясадылар. Төрле төстәге кәгазьләрдән алар үз велосипедларын барлыкка китерделәр. Бу аларга иҗади сәләтләрен күрсәтергә һәм вакытны файдалы үткәрергә ярдәм итте.
Китапханәчеләр әлеге чара балаларга яңа белемнәр алырга, велосипедта йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә һәм күңелле итеп ял итәргә ярдәм итте дип билгеләп үттеләр. Мондый чаралар балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшырак үзләштерүләренә һәм җаваплы велосипедчылар булып үсүләренә ярдәм итә.
Алар велосипедның килеп чыгышы, төзелеше һәм велосипедчының киеме турында күп яңа һәм кызыклы фактлар белән таныштылар.
Велосипедчы – юл хәрәкәтенең актив катнашучысы буларак, балалар белән яшь велосипедчыларның юлда тәртибе кагыйдәләрен кабатладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев