Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Хәрби комиссариат: Контрактка кул куючы кайда һәм кем булып хезмәт итәчәген үзе сайлый

Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанда контракт хезмәтенә сайлап алу пункты башлыгы урынбасары Игорь Булега сөйләде.

Контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктында катгый рәвештә хәрби-учет белгечлеге һәм кандидатның шәхси теләге буенча эшлиләр – вакансияләр барлык хәрби округларда һәм барлык гаскәр төрләрендә бар. 

«Әгәр гражданин билгеле бер часть белән алдан килешкән икән, без аны нәкъ менә шунда җибәрербез. Әгәр ул чакырылыш буенча механик-танк йөртүчесе булып хезмәт иткән һәм танк гаскәрләренә барырга тели икән, аны үз урынына җибәрәбез. Мәсәлән, вакантлы вазифалар бар – мотострелкалар, танкистлар, артиллеристлар, тыл хезмәтләре, ремонт роталары хезмәткәрләре. Без хезмәт итүченең теләген исәпкә алып җибәрәбез», – дип сөйләде Игорь Булега.

Аның сүзләренчә, мондый алым сугышчының күнекмәләре максималь нәтиҗәле кулланылачагын гарантияли.

Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән килешү төзегәндә бүген хәрби хезмәткәр бер тапкыр бирелә торган түләү ала – республикадан 2,5 млн сум һәм Саклану министрлыгыннан тагын 400 мең сум, гомуми – 2,9 млн сум, Моннан тыш махсус операция зонасында 220 мең сумнан башлана торган айлык түләү бар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев