Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәтер

Гади колхозчыдан башланган юл

1935-2001 Сәмигуллин Әдһәм Зиннәт улы 1935 елның 1 октябрендә Әтнә районы Җилгелде авылында гади колхозчы гаиләсендә туа.

1943 елда Җилгелде башлангыч мәктәбен, 1952 елда Олы Әтнә урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлый. 1967-1972 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, агроном белгечлеге ала.
Әдһәм Зиннәт улының бөтен тормышы авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү белән бәйле. Хезмәт юлын ул 1952 елда гади колхозчы булып башлый. 1958-1968 елларда ферма мөдире, бригадир, икътисадчы, рәис урынбасары булып эшли. 1968 елда “Игенче” колхозы рәисе итеп сайлана һәм 26  ел дәвамында әлеге күмәк хуҗалыкның алыштыргысыз җитәкчесе булып тора. Нәкъ менә биредә яхшы җитәкче абруен казана. Авыл хуҗалыгын алып баруның прогрессив ысулларын кулланып,  гаять зур оештыру сәләтен, бөтен көчен эшкә җигеп, ул колхозны районның һәм республиканың алдынгы хуҗалыклары рәтенә чыгара.  
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге тәҗрибәсен һәм белемен, хезмәт сөючәнлеген, кешеләр белән эшли белүен исәпкә алып, 1994 елда Әдһәм Зиннәт улын Әтнә районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы итеп билгелиләр. Әдһәм Сәмигуллин кайда гына эшләсә дә, аңа тапшырылган эш өчен зур җаваплылык хисе, проблемаларны хәл итүдә югары башкаручанлык һәм оперативлык хас. Үзенең практик эшендә ул  авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә күп көч һәм энергия бирә. Җитештерүне интенсивлаштыру, прогрессив технологияләрне гамәлгә кертү һәм куллану исәбенә районда ашлык, бәрәңге, терлекчелек продукция­сен тот­рыклы җитештерүгә ирешә.
Әдһәм Сәмигуллин районның иҗтимагый тормышында да актив катнаша. 1952-1954 елларда Әтнә районының “Ирек” колхозында беренчел комсомол оешмасы секретаре, 1955-1956 елларда бүлекчәнең комсомол бюросы әгъзасы, 1965-1968 елларда “Игенче” колхозында партком секретаре булып эшли. 1962 елдан – партком әгъзасы, 1975 елдан – РК КПСС әгъзасы, 1989 елдан – Татарстан өлкә КПСС әгъзасы. 
Кешеләрнең ышанычын һәм хөрмәтен яулап, берничә тапкыр җирле Совет депутаты, 1971 елдан халык депутатларының район Советлары депутаты итеп сайлана. 1975-1979 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты була. 1978 елдан 1982 елга кадәр район Советы башкарма комитеты әгъзасы була. 1980 елда Бөтенроссия колхозлар Советы әгъзасы итеп сайлана.
Әдһәм Зиннәт улы 1965 елда авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүне һәм әзерләүне арттыруда ирешкән уңышлары өчен КПСС өлкә комитетының һәм ТАССР Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, 1967 елда республиканың юбилей Мактау китабына кертелә. “Фидакарь хезмәте өчен” медале, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе, Почет орденнары белән бүләкләнә. Әдһәм Зиннәт улы авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм ирешелгән хезмәт уңышлары өчен 1986 елда РСФСРның «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек була.
Әдһәм Зиннәт улы 2001 елның 11 августында вафат була,  Җилгелде авылы зиратында җирләнә.

Район үзәк китапханәсе белән берлектә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев