Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәтер

Саҗидә абыстай белән очруашу мизгелләре

Казан шәһәреннән өлкән яшьтәге Лилия Вәлиуллина шалтыратты һәм Габдулла Тукайның сөекле апасы Саҗидә абыстай белән булган очрашулары турында сөйләде. Газета укучыларга шул хакта бәян итәргә булдык.

– Чыгышым белән Каенсар авылыннан мин. Балачак булса да, Саҗидә абыстай белән очрашып аралашкан мизгелләрне дә, хәтта, аның йортын да яхшы хәтерлим, – дип башлады ул сүзен.
Саҗидә абыстай аның Газзә әбисе белән ахирәт дуслар булалар. Абыстай Каенсардан Яшел Үзән районының Бәчек авылында яшәүче кызы янына күчеп киткәч тә, авылга еш кайтып-китеп йөри. Шулай бер тапкыр кайтуында күршеләре мунчага ягып аны да, оныгы белән Газзә абыстайны да чакыралар. 
Әйтергә кирәк, моны гади мунчага керү дип кенә кабул итү дөрес булмас. Татар халкында тулы бер ритуал ул. Мунчадан соң тирләп-пешеп чәй эчү үзе генә дә 2-3 сәгать дәвам итә.  Атна буе тупланган бөтен керне-гөнаһларны мунчада юып төшергәннән соң, чәй өстәле артында авылдагы беренче йорттан башлап соңгысына кадәр һәркемне дә тирәнтен эшкәртеп чыгалар бездә, Аллаһ рәхмәте... Кечкенә Лилия соңгы – чәй эчү өлешенә калып тормый, әмма Саҗидә абыстай белән сөйләшкән һәр мизгелне хәтеренә сеңдерә.
Икенче тапкыр Саҗидә абыс­тай белән туганын күргәндәй очраша. Чөнки абыстай да аны бик якын итә. Яшел, хәтфә чирәм бас­кан урамда ерактан ук бай, таза булып калкып торган йортын сүтәргә дип кайта ул. Аның белән эшчеләр дә була. “Йортның аскы – подвал өлеше кызыл кирпечтән, бик биек иде. Бүрәнәләре юан булу да исемдә.  Йорт үзе элекке мәчет артындарак иде. Әле хәзер дә шул тирәдә, кайчандыр Саҗидә абыстайларның бакчасына кергән гөлҗимеш куаклыгы үсә...  
Йортның түбәсен сүтеп бетергәч, Саҗидә абыстай: “Кәрнизләрне карагыз әле, кирәк әйберләр кала күрмәсен”, – ди. Эшчеләр шунда бик матур чиләкләр табып чыгаралар. 
Берсе сырлы-сырлы тимердән эшләнгән – ал төстә, икенчесе – яшел һәм канатын җәйгән ак күгәрчен рәсемле була. Абыс­тай аларны кулына алып карый да, кечкенә Лилиягә суза. “Кызым, рәхәтләнеп уйна шушылар белән”, – ди. Бөек Ватан сугышы әле тәмамланган гына елларны бик шәп уенчык була ул. Лилиянең сугыштан кайткан әтисе Йосыф та тел шартлатып: “Аның да кечкенә кызлары бар иде, шуларныкы булгандыр болар”, – ди.
Әти-әни сөйләгәннән ишетеп беләм – Габдулла Тукай иҗаты белән күрше Күлле Киме авылыннан халык шагыйре Сибгат Хәким нык кызыксынган. Хәтта абыстай янына кунакка килеп, шагыйрь турында сорашкан. Аның Габдулла Тукай һәм Каенсар авылы турындагы шигырьләр циклы шулай туган, күрәсең.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев