Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Суслонгерда корбан чалынды - видео - фоторепортаж

27 июльдә дүртенче тапкыр Суслонгер җиренә барырга туры килде. Хәрби комиссарның дистәләп баруын, күп кешенең бу җиргә тәүге тапкыр аяк басуын исәпләмәгәндә бу.

Бу юлы Арча-Әтнә хәрби комиссариаты нәселләрендә Суслонгер җирендә хезмәт итүче булганнарны, биредә вафат булып калучыларның якыннарын,  бу җир белән кызыксынучыларны үзе белән алып барды.

   Ни өчен дигәндә, Суслонгер белән кызыксынучылар, " Без дә барыр идек, ничек барасын, ничек табасын белмибез. Кайсы җирдә аның хәрбиләр булган урыннары..." дип сораучылар күбәйде. Хәрби комиссариатка да, журналистларга да, ТВ хезмәткәрләренә дә шул сорау-үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләр арта.

Кемдер мәгълүмат бирә, кемдер юлын сорый, кемдер рәхмәт белдерә. Менә шуны истә тотып, утырып уйлашканнан соң, хәрби комиссар Алмаз Борһанов Суслонгерда корбан чалдыру нияте барлыгын әйтте. Аның бу фикерен Арча шәһәре башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев хуплап, матди ягын күтәрде.  Алланың рәхмәте булсын аңа. Оештыру эшләре белән хәрби комиссариат шөгыльләнде.

27 июльдә иртәнге сәгать7 дә  Арчадан ике автобус 33 кеше белән юлга кузгалды. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөһетдинов хәерле юл теләп озатып калды. 

Суслонгерда республиканың башка төбәкләреннән үз машиналары белән килүчеләр өстәлде. ТНВ "Татарлар" тапшыруы, Татарстан тв журналист-операторлары, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты бар иде. Барысы 80 нән артык кеше Суслонгерда чалынган корбан итеннән авыз итте.

Безнең өчен хөрмәт һәм яңалык: бу юлы Суслонгерга Казан музей мемориалы җитәкчесе Михаил Черепанов кайтты. Һәм ул үзе белән биредә һәлак булучыларның билгеле булган исемлеген дә алып килгән иде. 

Иртәнге сәгать 4 тә сәфәр чыккан хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы, Әмир хәзрәт, аның туганнары, корбан чалып, табын корып, безне каршы алдылар.

Тулы язманы соңрак укырсыз. 

Сүрия Мингатина, Алмаз Борһанов  видео - фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев