Татарстанның Минзәлә районында фаҗига булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Бикбау авылы янында балык тотканда 64 яшьлек ир-ат батып үлгән. Аның мәетен коткаручылар ярдан ике метр тирәнлектән чыгарганнар.
Ир-ат ярдан суга егылып төшкән һәм батып үлгән. Һәлак булучының мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Нет комментариев